Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта 82 яшьлек кәләш белән 84 яшьлек кияүнең туйлары булды
Бу соңгы биш елда гаилә корган иң өлкән парлар булып санала.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Нурлат шәһәренең ЗАГС бүлегендә 2020 елның иң өлкән пары гаилә корды. Бу турыда «Дружба» газетасы хәбәр итә.
Яшь гаилә сигезенче дистәне ваклаган. Кияү Таһир Мөхәрәмовка 84 яшь тулган, аның кәләше Минисәрия Гатина 82 яшьтә.
ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Гомәрова кияү белән кәләшне бәхетле көннәре белән котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз