Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта 80нән артык егет Ватанны саклаучылар сафына кушылды
Атна азагында Нурлат хәрби комиссариаты территориясендә иртәдән үк кеше өзелмәде. Җәйге кояшлы иртәдә биредә үзенә бертөрле атмосфера хөкем сөрде – егетләрне хәрби хезмәткә озату һәрвакыттагыча тантаналы шартларда узды. Туганнары, дуслары, күршеләре, сыйныфташлары тормышларында мөһим этап башланыр алдыннан булачак солдатларга изге теләкләрен җиткерергә килде.
Бу көнне Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына тантаналы рәвештә 22 егетне озаттылар. Район башлыгы Дамир Ишкинеев хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәерле юл теләде. Ул хәрби хезмәтнең һәр егет өчен мөһимлеген искәртте.
«Армиядә хезмәт итү - батырлык мәктәбе ул. Бу - сезнең уртак эшкә керткән өлешегез, сезнең дөрес адымыгыз. Уставны үтәгез, бердәм булыгыз һәм шуны истә тотыгыз: сез үзегез өчен генә түгел, сезгә илне яклауны ышанып тапшырган кешеләр өчен дә җавап бирәсез», - дип мөрәҗәгать итте егетләргә район башлыгы.
Район башлыгының сүзләренә булачак солдатларга теләктәшлек күрсәтергә килгән авыл җирлекләре башлыклары да кушылды. Район хәрби комиссары Заһир Абдуллин да изге теләкләрен җиткерде.
«Бүген без язгы чакырылышны тәмамлыйбыз, соңгы төркемне Казандагы җыелма пунктка озатабыз. Анда егетләрне бөтен ил буйлап төрле частьләргә бүләчәкләр. Нурлат егетләре һәрвакыт намус белән хезмәт итә - без командирлардан рәхмәт сүзләре һәм яхшы бәяләмәләр алабыз. Бу чакырылыш та безнең ышанычны раслар дип ышанабыз. Бу көннәрдә без егетләрне озатып кына калмыйбыз, хәрби хезмәттән кайтучыларны да каршы алабыз. Алар чын ир-егетләр булган, бу күзләрендә дә, гамәлләрендә дә күренә. Армия барысына да өйрәтә», - диде ул.
Быелгы язда Россия армиясе сафларын Нурлат районыннан 80нән артык егет тулыландырды.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 2025 елның 1 апрелендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башлануы, аның 2025 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәге турында хәбәр иткән иде.
Материал Лилия Мөбарәкшина катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз