Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта 3 кешенең алимент буенча бурычлары 1 млн 730 меңгә җиткән
Үз баласына тиешле алиментны 2008 елдан бирле түләмәүченең иң зур бурычы
(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Үз баласына тиешле алиментны 2008 елдан бирле түләмәүче атаның эше әле дә суд приставларында. Аның алимент буенча бурычы 750 мең сумга җиткән.
Аңа карата берничә тапкыр шактый җитди чаралар күрелсә дә, хәл үзгәрми икән. Гомумән, бу кешенең бурычка үз мөнәсәбәте: ул аны алырга гына ярата, бирергә ашыкмый, дигән фикер ныгыган приставларда. Балалары турында кайгыртырга теләмәгән тагы ике нурлатлының әҗәтләре дә шактый саллы: Я.ның бурычы 580, ә М.ның – 400 мең. Алар белән дә приставлар шөгыльләнә, дип беледрә “Дуслык” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз