news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта 3,5 метрлы бәлеш пешергәннәр

Сыйдан беренче кисәкне муниципалитет башлыгы Равил Кузюров татып караган.

 (Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Узган атна ахырында Нурлатта Шәһәр көне бәйрәм ителде. Уртак бәйрәмгә дип шәхси эшмәкәр Сати Шахназарян 3 метр 55 сантиметрлы бәлеш пешегән, өстенә Нурлатка мәхәббәт аңлатып язган. Шушы камыр ризыгын пешерү өчен 18 кг он, 30 данә йомырка, 22 кг эчлек һ.б. продуктлар алынган. Эчлеге алмадан булып, йөрәк сурәте кура җиләгеннән ясалган. Шәһәр халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар гадәти булмаган бәлешне бик яратып, рәхмәтләр әйтеп сыйланган. Ә иң беренче кисәкне муниципалитет башлыгы Равил Кузюров үз куллары белән кисеп тәмләп караган. Бу хакта “Нурлат” газетасы хәбәр итте.

Шәһәр көнендә мәдәни программа кызыклы итеп оештырылган, сюрпризлар күп булган. Шул уңайдан Эквадордан кечуа кабиләсе вәкиле – урам артисты Альберто Мальдонадо башкаруындагы Көньяк Америка яшәүче төп җирле халыкларның этник музыкасы, костюмнары, экзотик сувенирлары халыкта зур кызыксыну уяткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot