news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта 2нче урта мәктәп 80 еллыгын үткәрде

Нурлатның 2нче урта мәктәбенә 1937 елда нигез салынган, элек Октябрь районы урта мәктәбе дип аталган.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Нурлатның 2нче гомуми белем бирү мәктәбе 80 еллыгын билгеләп үтте, дип яза “Дружба” газетасы.

Чарада Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров, Нурлатның мактаулы гражданины, Россия Кораллы көчләр ветераны Идеал Галәветдинов, төрле еллардагы чыгарылыш укучылары һәм укытучылар катнашты.

Нурлатның 2нче урта мәктәбенә 1937 елда нигез салынган, элек Октябрь районы урта мәктәбе дип аталган. Бу мәктәп 500 урынга исәпләнгән ике катлы бинада булган.

Мәктәпнең беренче директоры Шульдеев булган. Бөек Ватан сугышы башлангач, мәктәп эшләүдән туктаган һәм бары тик 1945 елда гына укучылар янә парта артына утырган.

Район башлыгы Равил Кузюров мәктәп коллективына уңышлар теләде һәм учреждение коллективына 50 мең сумлык сертификат тапшырды. Чара котлаулар, концерт программасы һәм хатирәләрне барлау белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100