Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта 2007 елдан бирле эшчәнлеге булмаган җәмгыятьне торгызмакчылар
Төбәк республиканың кулланучылар җәмгыяте булмаган 16 районы арасында
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Нурлат районы эшмәкәрләре, фермерлары, кооператив җитәкчеләре, җитештерүчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә сүз районда кулланучылар җәмгыяте оештыру хакында барды.
Районда кулланучылар җәмгыяте 2007 елдан бирле эшләми һәм Нурлат республиканың кулланучылар җәмгыяте булмаган 16 районы арасында. “Татпотребсоюз”ның идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм аның урынбасары Рашат Шәймәрданов залда җыелучыларга кулланучылар җәмгыяте оештыруның өстенлекләре хакында җентекләп аңлаттылар, аны оештыру үзенчәлекләренә тукталдылар, дип белдерә урындагы “Дуслык” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз