news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта 17 ятимгә фатир бирелә

Махсус наемга килешүләр төзелә

 (Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Быел Нурлат районының 17 ятим баласы торак белән тәэмин ителәчәк.

Чаллыдагы 8 фатир уңаеннан 5 елга махсус наемга килешүләр төзелә. Ягъни ятимнәргә килешү гамәлдә булган чагында әлеге фатирлар белән бернинди дә операцияләр башкара алмыйлар, бу аларның хокукларын яклауны гарантияли. Әлеге категория балаларга Нурлат, Әлмәт, Яшел Үзәндә дә фатирлар биреләчәк, дип яза Нурлатның “Дуслык” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100