Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта 100 яшь чиген узган өлкәннәрне өйләренә барып котладылар
Фото: nurlat-tat.ru
Нурлат районында 100 яшь чиген узган өлкәннәрне өйләренә барып котладылар. Бу хакта «Дуслык» газетасы яза.
Бүгенге көндә районда 100 яшь чиген узган ике кеше гомер кичерә. Алар – Чулпан авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигуллин һәм Яңа Иглайдан тыл хезмәтчәне Фаизә Гобәйдуллина. Алар быел икесе дә 101 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Тагын ике тыл хезмәтчәне бер гасырлык юбилейларын каршы алырга әзерләнә. Киекле авылыннан Миңнеруй Шәриповага – 26 октябрьдә, Нурлаттан Наталия Пастуховага 17 ноябрьдә 100 яшь тулачак.
Аларның барысына да район башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән аның урынбасары Николай Липатов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова бүләкләр тапшырды һәм бәйрәм котлауларын җиткерде. Алар өлкән буын вәкилләренә чын йөрәктән рәхмәт сүзләре белдереп, саулык-сәламәтлек, көр кәеф теләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз