news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатның тәгълим үзәгенә ислам дине нигезләрен өйрәнергә чакыралар

Нурлатның тәгълим үзәгенә ислам дине нигезләрен өйрәнергә чакыралар
Фото: https://nurlat-tat.ru/

4 октябрь көнне Нурлат шәһәренең Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә 2024- 2025 уку елына «Ислам дине нигезләре» курсларына укучылар (хатын- кызлар һәм балалар) кабул итү буенча җыелыш уза. Бу укулар шәһәр һәм авыл мәчетләре каршында да оештырылачак. Ир-атлар өчен имамнар әзерләү курслары уздыру каралган. Бу хакта «Нурлат-информ» сайтында хәбәр ителә.

Өч еллык уку программасы гарәп хәрефләрен, Коръән кагыйдәләрен өйрәнүне, «Гакыйдә» - дөньяга иман, ислам дине аша караш фәнен, «Фикх» - Аллаһка иман китерү, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ турында белүне, «Сира»- Пәйгамбәрләр һәм сөекле Рәсүлебез Мөхәммәт (с.г.в.)нең тормыш юлын, ислам әхлагын ( әдәп-әхлак тәрбиясе) аңлатуны үз эченә ала.

Нурлат мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, дәресләр октябрьдән май аена кадәр атнага 2 тапкыр үткәреләчәк. Укырга теләүчеләр 4 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә җыелышка килә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100