news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатның су асты көймәсе бар

Анда контракт буенча хезмәт итәргә егетләр кирәк

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Тын океан флотының “Б-394” дизельле су асты көймәсе хәзер “Нурлат” исемен йөртә.

Узган ел Владивостокта Нурлат районы һәм Тын океан флотының 19 нчы бригадасына караган “Б-394” су асты көймәсе арасында шефлык элемтәләре урнаштыру турында килешү имзаланган иде.

Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов исеменә Владивостоктагы 34306 нчы хәрби часть командирыннан хат килеп төшкән. Анда “Нурлат” исемен йөрткән “Б-394” су асты көймәсен Нурлат районыннан контракт буенча хәрби хезмәткәрләр белән комплектлауны сорап мөрәҗәгать ителгән, дип белдерә Нурлатның “Дуслык”басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot