news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатның “Мөстәкыйль балалары” калада елмаюлар бүләк итте

Алар, сәламәт яшәү рәвешен хуплап, имзалар җыйды

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Нурлат шәһәренең 2нче мәктәбе укучылары һәм укытучылары “SaMoSтоятельные Дети” республика наркотикларга каршы проекты кысаларында үткәрелгән “Елмаю бүләк ит!” акциясендә катнаштылар.

Алар шәһәрнең кешеләр күп йөри торган урыннарына чыгып, кешеләргә елмаю формасындагы “смайл”лар өләштеләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр. Акциядә барлыгы 45 укучы катнашты, алар, сәламәт яшәү рәвешен яклап, шәһәрлеләрдән 155 имза җыйдылар, дип белдерде «Дуслык» басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot