Нурлатның "Гармония" үзәге социаль хәзинә җыя
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында игелекле эшләр башкарыла
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Быел да Нурлатның “Гармония” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүүзәге Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында “Социаль базны тутыр”/“Наполни социальный погребок” хәйрия акциясе оештырды. Ул үзәктә исәптә торучы аз керемле ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Аларның күбесенеңүз йорт яны участоклары юк яисә, сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә алмыйлар. Шуңа да үзәк хезмәткәрләре алып килгән көз нигъмәтләре – яшелчә, җиләк-җимеш, тозланма һәм кайнатмаларны алар бик яратып кабул иткәннәр, дип яза районның “Дуслык” басмасы.