news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатның авыл хуҗалыгы белгечләре белем эсти

Укулар язгы чәчү, азык әзерләү кебек төрле темаларга багышланган

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). Нурлат аграр техникумы базасында Татар агробизнес кадрларын кабаттан әзерләү институты галимнәре районның авыл хуҗалыгы белгечләре өчен укулар үткәрә.

Укулар авыл хуҗалыгына багышланган көнүзәк темаларга багышланган. Анда сакчыл производство технологияләре, Бөтендөнья сәүдә оешмасы һәм икътисадый санкцияләр шартларында агросәнәгать тармагының нәтиҗәлелеген арттыру, азык әзерләүнең прогрессив технологияләре, язгы чәчү, терлекләрне җәйләү чорына күчерү һәм башка темалар карала, дип белдерә Нурлатның  “Дуслык” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot