news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатның 1 нче сыйныф укучылары бердәм Мәдәният дәресендә очрашачак

Музейлар, тарихи урыннар белән кызыксыну артачак, дип фаразлана

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Нурлатта 12 ноябрь көнне үзәк китапханәнең барлык филиалларында бердәм Мәдәният дәресләре үтәчәк.

Бу көнне Мәдәният елы кысаларында үткәрелә торган “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-белем бирү проектына старт биреләчәк.

Белем дөньясына беренче адым ясаучыларга “мәдәни көндәлек” – һәйкәлләр, театрлар, музейлар турында кызыклы мәгълүмат һәм уеннар, ребуслар урнаштырылган  бизәкле рус һәм татар телләрендәге китаплар тапшырачаклар. Мәдәнияткә шул рәвешле җәлеп ителгән укучылар музейларга, тарихи урыннарга кызыксынып йөриячәкләр, дип саныйлар китапханәчеләр. Көндәлекне бизәү өчен фоторәсемнәр әзерләргә, анда танып белү текстлары урнаштырырга һәм башка материаллар белән тулыландырырга кирәк, диел9 “Дуслык” газетасы язмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot