Нурлатлыларны укырга яратучы шәһәрлеләрнең китап киштәсен булдырырга чакыралар
Нурлатка 105 еллыгына әзерлек кысаларында шундый акция була
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Шәһәребезнең 105 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, Үзәк китапханә “Китап укучы Нурлат” дип аталган акция игълан итте.
Акция нурлатлыларның әдәби өстенлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән. Ул “Минем яраткан китабым” һәм “Минем тормышыма йогынты ясаган китап” номинацияләре буенча уза. Акция 13 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның шартлары белән Үзәк китапханәнең рәсми сайтында яки китапханәнең үзенә килеп тә танышырга була, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.