news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатлыларны сюрпризлы чемодан көтә

Китаплар алмашу акциясендә катнашырга мөмкин

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Нурлат шәһәренең 105 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә җирлекара китапханә укучылары булган нурлатлыларны шактый сюрпризлар көтә.

“Китап укучы Нурлат” акциясе нәтиҗәләре буенча, китапханәчеләр шәһәрлеләрнең яраткан басмаларыннан китап күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмә Шәһәр көненә куелачак. Нурлатлыларга шәһәр тарихы, аның халкы, истәлекле урыннары турында китаплар җыярга да тәкъдим ителәчәк. Шәһәрлеләр һәм бәйрәм кунаклары буккроссинг системасы буенча “Нурлатлыларны сюрпризлы чемодан көтә” исемле китаплар алмашу акциясендә катнаша ала. Ягъни, һәркем үзенә ошаган китапны сайлап, аның урынына өй китапханәсеннән башкасын калдыра ала, дип яза “Дуслык” басмасы.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100