Нурлатлыларга ришвәтчелек темасына мониторингта катнашырга туры киләчәк
Урыннан шул хакта шәрехләмә бар
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Нурлатлыларга ришвәтчелек темасына мониторингта катнашырга туры киләчәк. Бу тәкъдимне район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең 5 сентябрьдә үткән утырышында Равил Кузюров үзе тәкъдим итте, дип хәбәр бирде районның “Дуслык” басмасы..
Район башлыгы шунда ук утырышларны коррупция очраклары турында ачыктан-ачык атап, предметлы һәм тагы да нәтиҗәле үткәрүне таләп итте. Ә моның өчен һәр комиссия утырышын алдагы сөйләшүләрдә кабул ителгән карарларның үтәлеше турында мәгълүматтан башлауны йөкләде.
Карарлар кәгазьдә генә калмаска тиеш, һәр сөйләшүнең реаль файдасы шунда гына булачак, ди Р.Кузюров.