news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатлылар “#Әйдә сайлауларга” фотомарафонына кушылдылар

Сайлаулар көнендә барлык район һәм шәһәр сайлау участокларында төрле мәдәни һәм спорт чаралары оештырылды.

(Нурлат, 18 март, “Татар-информ”, “Дуслык”). Нурлатта Россия Президентын сайлаулар күңел ачу программасы белән үрелеп бара.

Тавыш бирүчеләр алдында фольклор һәм мәктәп коллективлары чыгышы булды, алар өчен җирле төбәкне өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Дуслык йортына төрле милли-мәдәни берләшмә вәкилләре җыелды. Очрашудан соң алар күмәк төстә “#Әйдә сайлауларга” фотомарафонына кушылдылар.

Сайлау участокларында балалар өчен спорт-күңел ачу чаралары оештырылган иде. Өлкәннәр исә шахмат турнирында үзләрен сынады, домино уйнады.

“Без кечкенә чакта сайлаулар җырлар җырлап, уеннар белән уза иде. Кешеләр бер-берсенә кунакка йөрде. Хәзер дә сайлаучылар өчен күңелле программа әзерләнгән. Бик рәхәтләнеп концерт карадык, шахмат турнирында катнаштык”, – диде элеккеге механизатор Николай Паруков.

news_right_1
news_right_2
news_bot