news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатлылар “Яңарыш” фондына 600 мең сумлык ярдәм күрсәтте

Иң күп акча нефтьчеләрнеке – 513 мең сум

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Соңгы ике атнада Нурлат районыннан тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фондына 600 мең сумнан артык акча күчерелгән.

Район башлыгы Равил Кузюровның фондка ярдәм күрсәтүдә активлыкны арттырырга дигән өндәмен “Татнефтепром- Зузеевнефть” коллективы иң беренче булып күтәреп алган. Нефтьчеләр үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын күчерергә хәл иткәннәр, һәм иң күп акча – 513 мең сум алар исәбеннән кергән, дип белдерә “Дуслык”басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot