news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатлылар Яңа елны күккә ут чәчми генә каршы алачак - җирле ММЧ

Нурлатлылар Яңа елны күккә ут чәчми генә каршы алачак - җирле ММЧ

 (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Яңа ел якынлашу белән, сатуда куркынычсыз хлопушкалар гына түгел, фейерверклар, бенгаль утлары да барлыкка килә. Нурлатта күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге баш белгече Әлмәрис Талипов әйтүенчә, аларга пиротехник эшләнмәләр сатуга рөхсәт алу өчен бер эшмәкәр дә мөрәҗәгать итмәгән әле.

Бүлекчә хезмәткәрләренең, гадәттә, Яңа ел атрибутлары тәкъдим итүче кибетләргә ясалган чираттагы рейдларында пиротехник эшләнмәләр сату тыелган. Бу мондый төр товарларны сатуга карата куелган тиешле таләпләр белән бәйле.

Узган ел фейерверклар һәм башка пиротехник эшләнмәләрне машиналардан сатарга тырышу очраклары да булган. Быел контроль көчәйтеләчәк,дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100