Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатлылар махсус операция хәрбиләренә 25 тонна ярдәм илтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Барысы да җиңү өчен. Нурлат» фонды волонтерлары янә алгы сызыкка китте. Аларны бөтен шәһәр белән озаттылар. Волонтерларны озатуда Россия Герое Рәсим Баксиков катнашу үзенчәлекле вакыйга булды. Ул фонд штабында булды һәм район башлыгы Дамир Ишкинеев белән бергә иреклеләргә хәер-фатиха сүзләре әйтте.
«Герой белән очрашу илһамландырды, ышанычны ныгытты. Без үзебезнекеләр янына, туган йортлары белән элемтә бик мөһим булган егетләр янына баруыбызны беләбез», – дип белдерде фонд җитәкчесе Ришат Сафиуллин.
Миссия Луганск, Донецк, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен, шулай ук Татарстан шефлыгындагы Лисичанск шәһәрен колачлады. Анда балалар өчен караватлар, матраслар, уенчыклар, гигиена чаралары китерделәр.
Хәрбиләр өчен аерым ярдәм партиясе: медикаментлар, тактик носилкалар, плащ-палаткалар, җылылык саклый торган юрганнар, дымлы сөлгеләр, чәйләр. Актив озак яшәү үзәгенең көмеш волонтерлары 3 меңгә якын яра бәйләү өчен шәхси пакетлар әзерләгән. Ә «Добро Грани» волонтерлары медицина эшләнмәләре тапшырган.
«Без егетләребезгә нәрсә аша узарга туры килүен белә алмыйбыз. Ләкин алар зарланмый. Көнкүрешне җайга салу, җимерелгән позицияләрне торгызу өчен барысын да эшлиләр. Ә без еракта булсак та, янәшәдә булырга тырышабыз», - диде Сафиуллин.
Фронтка тапшырылган әйберләр исемлеге шактый зур: 430нчы һәм 98632нче частьләргә төзелеш материаллары, 106нчы дивизиягә кросс мотоциклы, 104нче дивизиягә «Урал» һәм «Иж» мотоцикллары, «Булат-4» детекторлары, маскировка челтәрләре, өзлексез туклану чыганаклары, 1455нче полкка 17 БПЛА һәм «Патриот» автомобиле, 17нче полкка көймәләр һәм моторлар.
Медицина җиһазларын район хастаханәсе хезмәткәрләре сатып алган. Медикаментларны фонд Хирург позывнойлы хәрбигә китергән. Беренче тапкыр фронтка яралыларны эвакуацияләү өчен автобус, шулай ук 8 махсуслаштырылган арба җибәрелгән. Аларны Казанның «Тормыш кадерен беләбез» хәрәкәте тапшырган.
«Җиңү өчен тәмле ризыклар» волонтерларына аерым рәхмәт белдерделәр. Алар 6667 порция өй ризыгы, десертлар, Пасхага күчтәнәчләр әзерләгән.
Зурлар белән беррәттән балалар да тырыша. 2нче, 3нче, 9нчы номерлы, Андреевка, Егоркино авылы мәктәпләре укучылары һәм педагоглары окоп шәмнәре, беләзекләр, дронга каршы челтәрләр, татлы күчтәнәчләр ясаган. 1нче номерлы мәктәп укучысы Рәсүл Җамалиев «Җиңүгә таба алга» дип язылган исемле шевроннар әзерләгән.
Рухи ярдәм турында да онытмаганнар: солдатлар танылган артист Рәфис Кәлимуллин белән очрашкан. Аның җырлары егетләргә өй, меңләгән чакрым ераклыкта булса да, янәшәдә булуын искәртте.
«Без 5612 километр юл үттек, 27 бүлекчәгә 25 тоннадан артык йөк китердек. Бу сәфәр – Нурлат командасының бердәм эше нәтиҗәсе, - дип йомгаклады Ришат Сафиуллин. - Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Егетләребез анда чакта без янәшәдә булачакбыз. Ярдәм җыю туктамый. Киләсе сәфәргә әзерләнәбез».
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Материал Сирень Сәмерханова катнашында әзерләнде.
Фото: Ришат Сафиуллин тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз