news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатлылар «Казан» милли мәдәният үзәгенә җыела

Бу хакта Казандагы Нурлат якташлыгы рәисе ярдәмчесе Айрат Әюпов хәбәр сала

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 18 февраль көнне сәгать кичке 6да «Казан» милли мәдәният үзәгендә Нурлат районы үзешчәннәре әзерләгән тамаша башланачак. Артистлар арасында төрле конкурс дипломантлары, татар, рус һәм рус фольклор фестивальләрендә лауреат исеме алган коллективлар, аерым башкаручылар да бар.

Нурлатның 100 еллыгы уңаеннан әзерләнгән әлеге чарада тәкъдим ителәчәк фильмда төбәкнең данлы үткәне, бүгенгесе чагылдырыла, районның уңган хезмәтчәннәре, булдыклы җитәкчеләре хакында сүз була. Казанга район хакимияте башлыгы Наил Шәрәпов рәислегендә киләчәк делегация дә шул хакта сөйләргә җыена.

Бу вакыйга турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Нурлат якташлык җәмгыяте» Казан иҗтимагый оешмасы рәисе ярдәмчесе Айрат Әюпов хәбәр итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot