news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Нурлатлылар җиргә якыная

Биш айда дача участокларыннан баш тартучы булмаган

 (Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Быелның 5 аенда Нурлатта дача участокларыннан баш тартучы булмаган. Бу хакта безгә җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасыннан хәбәр итәләр.
– Киресенчә, халыкның җиргә якынаюы күзәтелә,–ди палата рәисе Рәмис Шәйхетдинов, участок сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булуын күздә тотып. Хәзер дачаларда хезмәт куйган нурлатлылар беренче көннән үк уңышны бурлардан саклау хәстәрен дә күрергә тырышалар. Бу хакта “Дуслык” басмасы хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100