news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатлылар “Бөтендөнья код сәгате” халыкара акциясендә катнашты

Акция Информатика көненә багышланган иде

 (Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Нурлатлылар “Бөтендөнья код сәгате” халыкара акциясендә катнашты. 3нче мәктәптә “Россиядә код сәгате” акциясе үтте. Акция Информатика көненә багышланган иде.

Мәктәптә башта проектлар төзү өчен командалар оештырылды, аларның һәркайсына бирем бирелде. 11нче сыйныф укучылары, челтәр технологияләрен файдаланып, проект эшләделәр. Унынчылар педагоглар һәм укучылар арасында тестлаштыру уздырдылар. Информатика укытучылары “Лабиринт Ам Няма” һәм “KODU дөньясы” уенына теркәү һәм анда катнашу өчен мастер-класс уздырдылар. Ә тәнфестә Россия кино йолдызлары һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге атаклы кешеләр катнашындагы ролик һәм әйдәп баручы ИТ-компанияләрнең яшьләргә видеомөрәҗәгате күрсәтелде, дип хәбәр итә Нурлатның “Дуслык” бамасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot