news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатка машина урлау “чире” йоккан

Бәйрәм көннәрендә шәһәрдә криминаль хәл кискенләште

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Нурлатта 3 ноябрьдә 4енә каршы төндә автомобиль урлаулар теркәлгән.

Кибет тирәсендәге йортларда яшәүчеләр шау-шуга уянып китә. Бер ир-ат тәрәзәдән ике егетнең күрше машинасын кабызмакчы булып маташауларын күреп ала. Бурлар ак машинага утырып качалар. Шул ук ишегалдында тагы ике машинаның тәрәзәләре ватылган була. Берсеннән фонарь урлыйлар. Соңрак эчке эшләр бүлегенең кизү частена ак “тугызлы” урлануы турында хәбәр керә. Бу теге шикле егетләр утырып качкан ак машина була да, күрәсең. Шул ук төнне Завод тыкрыгындагы йортлар ишегалдында ике машинага үтеп кермәкче булалар, дип борчыла районның “Дуслык” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot