news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатка Казакъстаннан 2 дистәдән артык нефтьче килде

Яшь белгечләрдә бигрәк тә горизонталь ысул белән бораулау зур кызыксыну уятты

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). “Нурлатнефть” нефть-газ табу идарәсенең Әшәлче чыганагында “Каражанбасмунайгаз” җәмгыятенең 23 яшь белгече булды.

Бу очраклы гына визит түгел иде. Әшәлче чыганагында нәкъ менә “Нурлатнефть” идарәсе авыр үзләштерелүчән нефть чыгара. Ә “Каражанбасмунайгаз” җәмгыяте БДБ территориясендә тирән ятмаган иң эре югары үзлелекле нефть чыганагында эшләр алып бара.

Нурлатка килгән казакъ нефтьчеләре бораулау процессы, скважинаны беркетү, яңа геологик, технологик һәм техник эшләнмәләр һәм башкалар турында кызыксындылар. Яшь белгечләрдә бигрәк тә горизонталь ысул белән бораулау зур кызыксыну уятты, дип белдерә “Дуслык” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot