news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат янында ике җиңел машина бәрелешеп, өч кеше һәлак булган

Нурлат районында ике җиңел машина катнашында үлемгә китерүче юл һәлакәте булды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә.

Авария Нурлат – Түбән Нурлат трассасының 5 километрында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Приора» йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан һәм «Лада Гранта» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, соңгысының шоферы һәм ике пассажиры авария урынында һәлак булган.

Фото: © шаһитләр

«Приора» йөртүчесе һәм тагын бер «Гранта» пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәдә ята.

Хәзерге вакытта вакыйга урынында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эшли, вакыйганың шартлары ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100