Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлат хәрбие Донецк Халык Республикасында хезмәт урынында тавыш биргән
Махсус операциядә катнашучы Рәис Нурлатка кыска вакытлы ялга кайткан булган, иртәгә ул яңадан хезмәт урынына китә. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, Рәис үзе беркетелгән 2323нче участок сайлау участогына килде, әмма тавыш бирүдә катнашмады.
«Мин ялга кайтканчы ук Донецк Халык Республикасында хезмәт урынында тавыш бирдем. Бүген монда сайлауның ничек узуын карарга килдем. Мөһим вакыйга бит», - дип аңлатты Рәис.
Бу сайлау участогында хәрбигә тавыш бирергә туры килмәгән әле. Ул быел гына әлеге микрорайонда яшәү урыны буенча теркәлгән.
«Тиздән дөньядагы хәл үзгәрер һәм өйгә кайтырбыз дип өметләнәм. Шул вакытта, әлбәттә, мин сайлаучы буларак, Халыклар дуслыгы йортына киләчәкмен», - диде хәрби.
Сайлау участогында хәрбине колач җәеп каршы алдылар. Нурлат шәһәре 2323 сайлау участогының участок сайлау комиссиясе рәисе Галина Мурзина дулкынлануын авырлык белән тыеп торды.
«Аны кысып кочаклыйсы килә. Үзебезнеке, Нурлатныкы бит», - дип участок комиссиясе әгъзалары исеменнән хәрбигә бүләк тапшырды.
Рәистән алгы сызыкта Президент сайлавы ничек узуы турында сорадылар.
«Шундый ук сайлау участогы: тавыш бирү өчен урналар, кабинка, күзәтүчеләр, ишек төбендә – сак хезмәте. Без анда хәрби иптәшләр, взвод, рота белән булдык», - диде ул.
15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
Материал Сиренә Самерханова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз