Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлат урманчысы интернат-мәктәбе укучылары өчен сыйныф сәгатендә катнашкан
Чара видеоконференция режимында узган.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Нурлат районының «Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен Нурлат интернат-мәктәбе» ДБМУ «9Б» сыйныф укучыларының «Урманны саклагыз» дигән темага сыйныф сәгате узган. Видеоконференция режимында узган чарада «Нурлат урманчылыгы» ДКУ урман торгызу буенча инженеры Ольга Захарова катнашкан. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәрес барышында Ольга Захарова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, «Нурлат урманчылыгы» ДКУ һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлек юнәлешләре, тармак һөнәрләре һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләгән.
«Шулай ук без ел саен агач утырту һәм урман фонды территориясен чистарту буенча табигатьне саклау акцияләре дә уздырабыз. Сезне киләсе елда бу чараларда катнашырга чакырабыз», — диде ул.
Сыйныф сәгате ахырында урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз