news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат урманчылыгы өчен ел тәмам

Хәзер урманчылар киләсе елга контракт төзүгә әзерләнәләр

 (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). “Нурлат урманчылыгы” 2014 елга билгеләнгән урманнарны саклау һәм яңарту буенча эшләр комплексын тулысынча үтәп куйган.

Әлеге комплекста каралганча, 66 гектарда урман үсентеләре утыртканнар, 600 гектарда урман культураларын карау үткәргәннәр, шактый мәйданда урманнарны яктырту-чистарту эшләре башкарганнар. Хәзер урманчылар киләсе елга контракт төзүгә әзерләнәләр, дип белдерә “Дуслык” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot