news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат урамнарына меңләгән агач утыртылды

Район башлыгы Равил Кузюров та әлеге уртак эштә катнашты

 (Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). 11 октябрьдә нурлатлылар өмәгә чыкты. Республикада игълан ителгән Агач утырту көне эшләрендә район башлыгы Равил Кузюров та катнашты.

Кариев урамында 1000нән артык төп каен, чыршы, америка тирәге, спиреялар утыртылды. Бу юлы үсентеләрне биеклекләрен исәпкә алып, 1.20-1.50 метрлыларына өстенлек бирелде.

Агач утырту көнендә шулай ук Ленинград, Совет, Гыйматдинов һәм башка урамнарда да яшь үсентеләр утыртылды. Шәһәрнең оешма-предприятиеләре дә үсентеләр сатып алган, дип белдерә “Дуслык” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100