Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлат укучылары өлкәннәргә “Бәхет дагалары” бүләк итте
Гомер көзен ялгызлыкта уздыручы әби-бабайлар кеше белән аралашуга мохтаҗ, балаларның килеп хәлләрен белешүенә алар бик рәхмәтле булды.
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Җәй үтеп, көннәр кыскаргач, өлкән яшьтәге кешеләргә яктылык, җылылык, аралашу җитми башлый, бу исә аларның кәефенә, сәламәтлегенә начар тәэсир итә, хроник авырулары көчәя. Моңа каршы иҗат – үзенә күрә дәва. Нурлат районының “Дружба” газетасы иҗат көченә, олы кешеләрнең юктан да күңеле булуына игътибар иткән.
Нурлатның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге медицина хезмәткәрләре өйләрендә социаль хезмәт күрсәтелә торган өлкәннәр белән катыргыга көзге яфраклар, башка табигый кирәк-яракларны сәнгати ябыштыру буенча “Көзге композиция” дигән чара үткәрделәр. Әбиләрнең күңелләре күтәрелеп, елмаеп-көлеп, җырлар сузып, куллары белән могҗиза төзеде. Эш барышында алар бер-берсенә ярдәм итеп, хезмәтләренең нәтиҗәсенә балаларча сөенештеләр.
Өлкәннәр көне алдыннан гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары һәм психологлары үзләре хезмәт күрсәтә торган балалар белән дә шундый чара уздырды. Балалар әлеге үзәк карамагындагы ялгыз кешеләр өчен үз куллары белән сувенирлар – “Бәхет дагалары” ясады. Гомер көзен ялгызлыкта уздыручы әби-бабайлар кеше белән аралашуга мохтаҗ, һәм балаларның аларның хәлен белеп, үзләре иҗат иткән күңел юанычы бүләк итүләренә мең рәхмәтләр әйтеп, шатланып калдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз