news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат укучылары кыр шартларының нәрсә икәнен тоеп кайттылар

Алар “Школа выживания” туристик слетының финалында катнашты

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Нурлатның 9нчы һәм 3нче урта мәктәпләре укучыларыннан торган район командасы “Школа выживания” республика туристик слетының финалында катнашып кайтты.

Нурлат командасы җирлектә ориентлашу, туристик әзерлек, беренче ярдәм һәм йөзү буенча осталыкларын күрсәткәннәр. Кыр шартларында яшәп, үзлектән ризыклар да әзерләгәннәр.

Мондый чара республика күләмендә 10 елдан артык узса да, нурлатлыларның анда соңгы елларда әле беренче генә катнашуы . Шуңа да алар өчен әлеге чара тәҗрибә туплау ягыннан мөһим булган, дип яза районның “Дуслык” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100