news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат тимурчылары әби-бабайларга булыша

Бакчаны да тәртипкә китерәчәкләр

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Нурлатның 3 нче санлы мәктәбе укучылары Алинә Мәхмүтова, Зәринә Булатова, Ләйсән Хәйруллина һәм Энҗе Рәхимова сыйныф җитәкчеләре, татар теле укытучысы Лилия Баһаветдинова белән берлектә, элеккеге тимурчылык традициясен кире кайтарырга булганнар.

Замана тимурчылары Шикәрчеләр микрорайонында яшәүче Әхмәтовлар гаиләсенә ярдәм итәргә булганнар. Зәки Яруллович һәм Гөлсирә Мингалимовна күптән инде 80 яшьне узганнар. Алар шәхси йортлары белән яшиләр. Игелекле эшләр марафонын укучылар өйне җыештырудан башлаган. Өлкәннәр көнен дә игътибарсыз калдырмаганнар, бүләкләр белән килеп, сәламәтлек, озын гомер теләгәннәр. Укучылар бакча участогын тәртипкә китерергә һәм кышка әзерләргә дә булышачаклар, дип яза “Дуслык” газетасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100