Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлат ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте
Тантана «Театр» скверында оештырылды, анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин тантаналы шартларда Нурлат районы гербын юбилей әләменә беркетте.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Нурлат ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантана «Театр» скверында оештырылды, анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин тантаналы шартларда Нурлат районы гербын юбилей әләменә беркетте.
«Нурлат язмышы республика барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән. Татарстан АССР төзелү безнең төбәк үсешенә зур этәргеч ясады», — диде Алмаз Сәлим улы үзенең сәламләү сүзендә.
Искәртеп узыйк, «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме эстафетасы» проекты Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе тарафыннан тормышка ашырыла. Россия этабы кысаларында әләм Россия Федерациясенең 8 федераль округында да булды инде. Анда бәйрәм чаралары кысаларында төбәк татар милли-мәдәни автономияләре әләмнәре бизәге беркетелде.
Республика этабы исә Татарстан Республикасының барлык 43 муниципаль берәмлеге һәм ике шәһәр округлары буенча узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз