news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Нурлат төбәгендә хуҗабикә котырган төлке белән кара-каршы көрәшкән

Хәзер мал-туарга, кош-кортка вакцинацияләү процедуралары уздырыла

 (Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Күптән түгел Нурлат районының Колбай Мораса авылында көтү озатырга чыккан хуҗабикә ишегалдында үрдәкләргә һөҗүм итүче төлкегә тап була.

Хуҗабикә каушап калмый: кулына таяк алып төлкегә сукмакчы була, әмма өлгерми кала. Шуннан хатын төлкене койрыгыннан эләктереп алып, бумакчы була. Төлке ханымны тырный, җәрәхәтли.

“Авылдашыбыз бүген район үзәк хастаханәсендә прививкалау процедурасы уза. Аның сәламәтлегенә җитди зыян килмәде”, –ди Колбай Мораса авылы җирлеге башлыгы Идрис Хөснетдинов.

Ветеринар табиб барлык терлек-туарларга, кош-кортларга, мәче-этләргә вакцинация ясау белән мәшгуль. Ә 700 баш мөгезле эре терлекнең шактый өлеше әле кыргый төлке килгәнче үк прививкаланган иде, дип гадәттән тыш очрак турында яза Нурлатның “Дуслык”газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100