Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат сукырлар җәмгыяте “Ак таяк” айлыгын башлап җибәрде
Шул уңайдан “түгәрәк өстәл” оештырылды
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат районара бүлекчәсендә “Ак таяк” айлыгы кысаларында “түгәрәк өстәл” узды. Анда катнашучылар үз сорауларын төрле службалар вәкилләренә бирә ала иде.
Шулай да сорауларның күпчелеге ЮХИДИ вәкиле Владимир Тимофеевка булды. Әлеге сораулар машина йөртүчеләрнең этикасына кагылышлы иде. Ә Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Фәридә Небайкинадан начар күрүчеләр пенсиягә өстәмәләр турында кызыксындылар. “Февральдә, һичшиксез, булачак”, – дип өметләндерде ул.
Санатор дәвалану һәм тернәкләндерү үзәкләренә юлламалар турында сорау да кискен яңгырады. Аларга халыкны социаль яклау идарәсе белгече Наталья Гыйләҗева җавап бирде. Соңыннан чараны рәсми өлешен иҗади чыгышлар алыштырды, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз