news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат шәһәрендә 66 яшьлек ханым хәбәрсез югалган

Җинаять эше тикшерелә

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Нурлат районара бүлегендә, 1948 елның 5 февралендә туган Валентина Фокееваның хәбәрсез югалуы факты буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелә.

Башлангыч тикшерү барышында ачыкланганча, 2014 елның 11 июнендә Фокеева Нурлат шәһәрендә Электр станциясе урамында урнашкан йорттагы фатирдан чыгып китә, һәм хәзергә кадәр аның кайдалыгы билгеле түгел.

Фокееваның билгеләре: буе 155-160 см, чаңдыр гәүдәле, чәчләре туры кара, күзләре коңгырт, 66 яшьтә, коңгырт төстәге бәйләнгән башлык, кызыл шакмаклы ачык төстәге пальто кигән булган.

Нинди дә булса мәгълүматка ия гражданнарның 02, 8 (84345) 2-11-25, 2-68-39 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүе сорала, анонимлык гарантияләнә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100