news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат шәһәре прокуратурасы таләбе буенча авыл зираты тәртипкә китерелгән

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Чулпан авылы зиратында санитар нормаларга туры килмәү очраклары ачыкланган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Нурлат шәһәре прокуратурасы халыкның санитар-эпидемиологик яктан иминлеген саклау кануннары буенча тикшерү үткәргән. Бу хакта республика прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Чулпан авылы зиратында кимчелекләр табылган. Санитар нормалар һәм кагыйдәләр нгезендә зиратта чүп салу савыты юклыгы, шулай ук каты калдыклар өчен әйләндереп алынган чүп җыю урыны булмавы (бетонланган яки асфальтланган) ачыкланган.

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оешмаларының гомуми принциплары турында»гы Федераль закон буенча ритуаль хезмәт күрсәтү һәм җирләү урыннарын карап тору җирле хакимияткә йөкләнгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура иск гаризасы белән судка мөрәҗәгать итеп, Чулпан авылы башкарма хакимиятен авыл зиратын законда каралган таләпләр нигезендә тәртипкә китерергә чакырган.

Прокуратура таләбе тулысынча канәгатьләндерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100