news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат шәһәре 110 еллык юбилеен бәйрәм итә

Бәйрәмне ачу тантанасында шәһәрнең алдынгы кешеләренә Нурлат районы башлыгының Мактау грамоталарын тапшырдылар.

Нурлат шәһәре 110 еллык юбилеен бәйрәм итә
nurlat-tat.ru

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Нурлат шәһәренең 110 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Тантаналы чаралар ипподром территориясендә күпсанлы кунаклар катнашында узды. Бу хакта «Дуслык» газетасы яза.

Шәһәр халкын һәм кунакларны Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин өч телдә сәламләгән. "Тарих өчен 110 ел бары тик бер мизгел генә, әмма шәһәр һәм шәһәр халкы өчен бу - Татарстан Республикасының башка муниципаль берәмлекләре арасында лаеклы урын алырга мөмкинлек биргән аякка басу, үсеш вакыты", - ди ул.

«Нурлат - ул безнең уртак йортыбыз. Биредә һәр кеше яхшы белем, һөнәр алу, гаилә кору, балалар үстерү өчен бөтен шартлар тудырылырга тиеш», – диде Алмаз Әхмәтшин.

Татарстан җитәкчелеге исеменнән нурлатлыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев котлады, шәһәр һәм район халкының республика үсешенә зур өлеш кертүен һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуын әйтте.

Бәйрәмдә шәһәрнең алдынгы кешеләренә Нурлат районы башлыгының Мактау грамоталарын тапшырдылар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot