Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат шәһәрендә «Яшь галим-2026» район бәйгесендә 60тан артык бала катнашты
Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында «Яшь галим-2026» район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Конкурс «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында үтте.
Катнашучылар өч этапта ярышты: язма эш, телдән викторина һәм Коръән уку («Әд-Духәә» сүрәсеннән «Ән-Нәс»кә кадәр).
«Яшь галим-2026» бәйгесе үсеп килүче буында ислам нигезләре белән кызыксынуны үстерергә ярдәм итә. Барлык җиңүчеләр һәм конкурсантлар грамоталар һәм бүләкләр алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз