news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районының Чулпан авылында Рәис Вәлиәхмәтов истәлегенә чаралар узды

Анда быел да Нурлаттан гына түгел, районнар һәм Самара өлкәсеннән дә спортчылар катнашты.

(Нурлат, 2 март, «Татар-информ», «Дуслык», Лилия Мөбаракшина ). “Адресат юк” – Чулпан авылында яшәүче Фәния апа Вәлиәхмәтованың 1999нчы елның декабрендә Чечен Республикасында хезмәт узучы улы Рәискә язган хаты шундый язма белән кире әйләнеп кайта. Ананың йөрәге шул вакытта ук нидер сизенеп, әрнеп куя. Һәм юкка түгел... Улы турындагы чираттагы, бу юлы инде үлеме турындагы кайгылы хәбәрне бары февральдә генә, анда да хәрби комиссариат ярдәмендә генә эзләп алалар, дип яза районның "Дуслык" газетасы.

Ростовта урнашкан хәрби госпитальдән Рәиснең мәетен алып кайтып җирләү исә әнисе һәм туганнары гына түгел, бөтен авыл, хәтта район өчен дә бик авыр вакыйга була. Аннан соң инде 18 еллап вакыт узган, әмма Рәис авылдашлары, дуслары күңелендә яши, мәктәп укучылары да аның турында онытмыйлар. Рәис истәлегенә узган шимбәдә менә инде 8нче тапкыр үткәрелгән волейбол турнирының ачылу тантанасында аның турындагы истәлекләрне барлык җыелучыларга да тәкъдим иттеләр. Алар арасында Рәиснең соңгы хаты да бар. Ике битне тутырып вак хәрефләр белән язылган җылы хатын укыганда 21 яшендә якты дөньядан китеп барган яшь егетнең үзе белән сөйләшкәндәй буласың. “Бар да яхшы була”, – дип яхшыга өметләнә ул. Ә хатының азагында: “Әни, кайгырма, алайса мин кайтканчы картаерсың” – дип куя. ...Кызганыч, быелгы чараны Фәния апа үзе күрә алмады, кыш чыгарга шәһәрдә яшәүче балаларына китеп барган икән, шулай да күңеле биредә – улы истәлегенә үткән чараларда булгандыр, мөгаен.

Рәис Вәлиәхмәтов истәлегенә волейбол һәм хоккей турнирлары быел да Нурлат кына түгел, тирә-күрше районнардан да килгән командалар һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында үтте. Алар арасында Татарстан Республикасының “Болгар” милли хәйрия фонды идарәсе рәисе, якташыбыз Фәрит Мифтахов, Дөнья мәдәнияте институты ректоры, “Европа-Азия” Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров, Ислам кабул ителүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чистай шәһәреннән Россия Герое Алексей Кораблев, Самара өлкәсеннән “Хәрби туганлык” оешмасы әгъзалары һәм башкалар бар иде. Район җитәкчелеге исеменнән катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов сәламләде. Россия Герое Алексей Кораблев чаралар башланганчы мәктәп укучылары өчен Батырлык дәресе дә үткәрде әле, бу көн тулаем яшьләр һәм балалар өчен ватанпәрвәрлек тәрбияләү чарасы булып узды.

Катнашучылар традиция буенча Рәиснең каберенә барып, чәчәкләр дә салдылар.

– Быелгы чарада катнашучыларның саны 450ләп булды. Волейболда – 9, хоккейда 5 команда катнашты. Чараларны үткәрүгә иганәчеләр бик зур ярдәм күрсәтте, – ди чараның инициаторы һәм ел саен оештыруның төп мәшәкатьләрен үз өстенә алучы Илнур Насыйбуллин. Илнур үзе дә Чечня вакыйгаларын узган, Рәиснең сыйныфташы. Шуңа да Чулпанда сыйныфташы истәлегенә чара үткәрүне үзенең бурычы итеп саный һәм аның елдан-ел зурраграк колач белән үтүенә сөенә. Быел да мәктәп коллективы, мәдәният йорты һәм авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә оештырылган чаралар бөтен авыл өчен Рәисне искә алу көненә әверелеп, кичкә кадәр дәвам итте. Әлбәттә инде, җиңүчеләр бүләкләр һәм исемле күчмә кубоклар алдылар. Волейбол турнирында кубокка – “Ледок”, ә хоккейда Яңа Иглай командалары лаек булды. Актив уенчылар, спорт ветераннары да аерым бүләкләр белән билгеләп үтелде. Әмма җиңелүчеләр дә кәефләрен төшермәделәр. Чөнки мондый истәлекле турнирларда катнашу – Ватанны саклап гомерләрен салган егетләргә дан һәм хөрмәт билгесе. Һәм инде традициягә әверелгән әлеге чаралар яшәгәндә, аларның исемнәре дә халык хәтерендә сакланыр, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100