Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районындагы янгында ир-ат үлгән
Янгын мәйданы 68 квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», ). Нурлат районында янгында 54 яшьлек ир-ат үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Янгын Елаур авылында Ленин урамында урнашкан йортта төнге берләр тирәсендә чыккан. Фаҗига урынына Чулпан авылының ирекле янгын командасы һәм Нурлаттан Федераль янгынга каршы көрәш хезмәтенең янгын-коткару частьләре хезмәткәрләре килгән.
Янгын мәйданы 68 квадрат метр тәшкил иткән. Уттан сарай да зыян күргән. Янгын урынында 54 яшьлек ирнең мәете табылган.
Башлангыч мәгълүмат буенча, ут мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз