news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районындагы карантин аркасында Чистайда авыл хуҗалыгы ярминкәсен тыйдылар

Ярминкә бу атна шимбә көнне булырга тиеш иде.

(Чистай, 6 октябрь, “Татар-информ”, “Чистопольские известия”, Олег Зиннуров). Бу атна шимбә көнне Чистайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булырга тиеш иде. Инде аны уздырмау турында игълан ителде, диелә “Чистопольские известия” хәбәрендә.

Аерым алганда, бу күрше Нурлат районында Африка дуңгыз чумасы йогу очрагы белән бәйле, шуның буенча салынган карантин гамәлдән чыгаруга ук ярминкәләр янә эшли башлый, дип аңлата Чистай муниципаль районы сәүдә бүлеге башлыгы Гүзәл Саматова.

news_right_1
news_right_2
news_bot