news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районында янгында ир-ат һәлак булган

Фаҗига Бурмәт авылы Заречная урамында шәхси йортта килеп чыккан.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Нурлат районының Бурмәт авылында Заречная урамында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Заречная урамындагы бер катлы бинада янгын чыгуы турында хәбәр кичә алынган. Янгын сүндерүчеләргә күршеләре хуҗаларның йорт эчендә булу мөмкинлеген әйткән.

Янгын 48 квадрат метр мәйданда булган. Утны сүндергәндә, мунчадан исерек ир-атны шок хәлендә табып алганнар. Зыян күрүчене медикларга тапшырганнар. Ярты сәгатьтән аның 53 яшьлек туганының янган гәүдәсен табып алганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot