news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында йөк машинасы кюветка очкан

Юл-транспорт һәлакәте Нурлат-Биләр трассасының 57 нче чакрымында булган.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Нурлат районында «Вольво» фурасы идарәне югалтып кюветка очкан, дип хәбәр иттеләр Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте Нурлат-Биләр трассасының 57 нче чакрымында булган.

Һәлакәт аркасында “Вольво” белән идарә итүче 58 яшьлек йөртүче зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100