news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында велосипедчы елгада баткан ир-атны тапкан

Ир-ат Үрнәк авылы янындагы Зур Чирмешән елгасында баткан.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Нурлат районында велосипедчы Үрнәк авылы янындагы Зур Чирмешән елгасында баткан ир-ат мәетенә тап булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән Нурлат янгын сүндерү-коткару часте ир-ат мәетен судан алып, хокук саклау хезмәткәрләренә тапшырган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем сәбәбе - тыелган урында коену. Ул урында коенырга ярамаганлык турында аншлаг урнаштырылган булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100