news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районында тычкан бизгәге күзәтелә

Бер нурлатлы бүгенге көндә район хастаханәсендә дәвалау курсы үтә

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бүгенге көнгә бер нурлатлы район хастаханәсендә дәвалау курсы үтә.
– Салкыннар белән кимерүчеләрнең миграциясе дә башланды. Шуңа күрә аларның фатир-йортларга үтеп кермәүләрен кайгыртырга, – дип киңәш бирә Росздравнадзорның Нурлат районы идарәсе Дилүсә Әндарова. – Зарарлануга юл куймауга юнәлдерелгән кайбер чараларны үтәргә кирәк. Беренче чиратта кимерүчеләр булган бина-бүлмәләрне даими дезинфекцияләп торырга. Су һәм ризыкны тычканнар үтеп керә алмаслык ябык савытларда сакларга. Әлбәттә инде, кимерүчеләр белән контакттан сакланырга. Кулларны сабын белән юарга. Әлеге чараларны үтәү тычкан бизгәге белән авыру куркынычын киметә, - ди белгеч.
Бу хакта “Дуслык” газетасы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot