news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында талаучылар тоткарланган

Акча ала алмагач, хуҗаны һәм аның 60 яшьлек абыйсын кыйнап чыгып киткәннәр

 (Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Нурлат районының Сәләнгеш авылында 2 ир-ат 58 яшьлек пенсионерны өенә керәләр һәм, пычак белән куркытып, акча таләп итәләр.

Җинаятьчеләр акча ала алмагач, хуҗаны һәм аның 60 яшьлек абыйсын кыйнап чыгып, җинаять урыннан качалар. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда гаепле булган әлеге авыл кешеләрен тоткарлый. Хәзерге вакытта җинаятьчеләргә карата РФ ҖКның “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип белдерә “Дуслык” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100