Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районында снегоходларны тикшерәчәкләр
Моточараларны вакытында теркәмиләр, техник карау үткәрмиләр
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Гостехнадзор идарәсе 19 гыйнвардан 20 февральгә кадәр “Снегоход” операциясе игълан итте.
Гостехнадзорның Нурлат районы буенча бүлеге тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр еш кына мондый төр моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлмәвен күрсәтә. Хуҗалары моточараларны вакытында теркәмиләр, техника карау үткәрмиләр, я булмаса тиешле документлары юк.
Айлык барышында әлеге категория машиналарның төзеклегенә, комплектлануына, дәүләти теркәү кагыйдәләренең үтәлешенә һәм башкаларга зур игътибар биреләчәк. Барлык төр транспорт чараларын дәүләти теркәү кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме артуы искәртелә. Ул гражданнарга 1500-2000 сум, вазифаи затларга 2000–3500 сум , юридик затларга 5000–10000 сум тәшкил итә, дип белдерә “Дуслык” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз